Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Новгород өлкәсендә теолог, тарихчы Хөсәен Фәезхановны искә алдылар
Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗай авылы имамнары, Пильнин һәм Сеченов районнары имам-мөхтәсибе Шамил Сабитов җитәкчелегендә, изге Коръән аятьләрен укыдылар һәм тарихчы, теолог һәм көнчыгышны өйрәнүче, Санкт-Петербург Император университетының беренче татар имам-хезмәткәре Хөсәен Фәизханов каберендәге мемориал янында дога кылдылар. Бу хакта Россия мөселманнары Дини нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бөек галим каберенә мемориал 2023 елда Россия мөселманнарының дини лидеры РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин фатихасы белән Фәйзхановның 200 еллыгы уңаеннан куелган иде. Ул Россиядә Укытучы һәм остаз елына туры килде.
2023 елда «Россиядә Ислам фикере: яңарыш һәм яңадан фикер йөртү» сериясеннән аның фәнни һәм дини мирасына багышланган яңа китаплар «Мәдинә» китап нәшриятында басылып чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз