news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгородның Сафаҗай авылы 575 еллыгын билгеләп үтте

Түбән Новгородның Сафаҗай авылы 575 еллыгын билгеләп үтте
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Түбән Новгородның иң борынгы татар авылларының берсе булган Сафаҗай авылы зур юбилеен билгеләп үткән. Авылның 575 еллыгына багышланган тантаналы чарада Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин һәм Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин катнашкан. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Авылның юбилеена багышланган чарада шулай ук Идел буе федераль округы Диния нәзарәте рәисе Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов, Россия Диния нәзарәте рәисе урынбасары Илдар хәзрәт Нуриманов, Россия мөселманнары казые Мөнир хәзрәт Бәюсов, Түбән Новгород татарларының дини лидеры Гаяз хәзрәт Закиров, Чувашия Республикасы белән Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономияләре җитәкчеләре Хәйдәр Сафиуллин белән Мирзәхләм Габделганиев үз котлау-теләкләрен ирештергән.

Зур кунакларны авылның иң борынгы Шәрәфетдин хаҗи мәчетендә кабул иткәннәр. Аннан соң кунаклар һәм хуҗалар, тәкбир әйтеп, авылның урта каберлегенә юл тоткан. Алар анда Сафаҗай авылының иң танылган шәхесе Хөсәин Фәезхановның (1823-1866) каберенә барып, Коръән укыган, аның дөньяви һәм дини хезмәтләрен югары бәяләгән.

Бу көнне Сафаҗайның беренче мәчетенә килгән дин кардәшләребез җомга намазын Мөкаддәс хәзрәт җитәкчелегендә укыды, аның эчтәлекле вәгазен тыңлады, дини юнәлештә өстәмә гыйлем-акыл алды һәм олы кунакларга чиксез рәхмәтләрен белдерде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot