news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгородның Мәдәнә авылында «Тау шуу» бәйрәмендә Мәскәүнең «Хәзинә» төркеме катнаша

Түбән Новгород өлкәсенең Мәдәнә авылында 2024 елның 2 гыйнварында алтынчы тапкыр «Тау шуу» бәйрәме оештырылачак. Бу турыда «Туган як» газетасы социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Чара Мәскәүдә яшәп, иҗат итүче Рафек Вәлитов инициативасы белән оешытырыла. Ул 11.00 сәгатьтә башлана.

«Гадәттәгечә, Мәскәүнең «Хәзинә» җыр-бию төркеме артистлары һәм үзебезнең талантлы һәвәскәрләр саф һавада матур концерт бирер, Кыш бабай белән Кар кызы бала-чага өчен кызыклы уеннар һәм ярышлар оештырып, аларны Яңа ел күчтәнәчләре белән бүләкләр. Әлбәттә, кайнар самовардан хуш исле чәй дә, учакта пешкән пылау да һәм күмердә кызган шашлык та булыр. Ә инде бәйрәмнең исемен җисеменә туры китергәндә, бу чараның төп өлешен таудан шуу тәшкил итәчәк», диелә хәбәрдә.

Үзең белән тау шуу өчен махсус әйберләр алып килергә кирәк. Биредә балаларны ат чанасына утыртып йөрү дә каралган, дип яза «Туган як».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100