Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Новгород татарларының гореф-гадәтләренә багышланган телепроект була
Татарлар - Түбән Новгород өлкәсендә сан ягыннан икенче милләт. «Нижний Новгород» ДТРК Түбән Новгород татарларының тормышы һәм мәдәнияте турында яңа телевизион проект тәкъдим итә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Проект Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни мохтариятенең 20 еллыгына багышлана.
Телетапшыру Түбән Новгород өлкәсендә һәм якын-тирә төбәкләрдә күрсәтүче өч телеканалда айга 2 мәртәбә чыга (көн дәвамында кабатланып), шулай ук «Түбән Новгород» Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясенең барлык интернет-ресурсларында һәм социаль челтәрләрендә күрсәтү планлаштырылган.
Проект Татарстан Республикасы Рәисенең гражданлык җәмгыятен үстерүгә гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз