news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгород татарлары Семочки авылына керү юлында стела төзеп куйган

Түбән Новгород татарлары Семочки авылына керү юлында стела төзеп куйган
Фото: "Туган як" газетасы, https://vk.com/tugan_yak1990

Түбән Новгородның «Туган як» газетасында «Семочки стеласы» дигән язма чыкты.

Семочки авылына кергәндә стела төзү тәмамланган. Җирле территориаль бүлек җитәкчесе Таһир Айдерханов белдерүенчә, бөтен чыгымнарны Рәшит хәзрәт Хайретдинов имамлык иткән мәчет мәхәлләсе каплаган, ә эшләрне Равил Садеков җитәкләгән «Универсал» оешмасы башкарган.

Халыктан җыелган ярдәм исәбенә авылның үзәк урамыннан әлеге юл объектына яктырту челтәре (800 метр) сузылган һәм ул кичке төштә бик матур итеп күренә. Язын стеланың тирә-ягын төзекләндерү планлаштырыла.

Фото: © "Туган як" газетасы, https://vk.com/tugan_yak1990

news_right_1
news_right_2
news_bot