news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгород татарлары федераль каналда милләткә багышланган тапшыру чыгара

Түбән Новгород шәһәре татарларының җирле милли-мәдәни автономиясе рәисе Тимур Шәрәфетдинов җирле татарлар турында федераль каналда тапшыру чыгара башлауларын әйтте.

«Федераль телевидениедә хәтта татар-мөселман телетапшырулары да юк. Без Түбән Новгородта татарлар турында рус телендә дөньяви телетапшыру барлыкка килсә, яхшы булыр иде дигән фикергә килдек. Бу тапшыру башка милләт кешеләре татарлар турында күбрәк белсен өчен рус телендә чыгарыла. Беренче чиратта, ул безнең мәдәниятне күрсәтү өчен киң аудиториягә исәпләнгән», - дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Тимур Шәрәфетдинов актив татар җәмәгатьчелеге, шулай ук төрле өлкәләрдән вәкилләрнең күп булуын әйтте. «Хәзерге заман яшьләре күршеләренең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белми. Глобальләшү моңа бик көчле йогынты ясады. Активистларыбыз арасында 2000 елларда өлкә телевидениесендә мөселман тапшыруын алып барган Зөлфия Сәмиуллина да бар. Без еш кына татар халкының мәдәнияте турында сөйләүче проектлар эшләтеп җибәрү турында уйлыйбыз», - диде ул.

Хезмәткәрләр «Түбән Новгород» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе белән очрашуга барган. «Безне генераль директор Назарий Зеленый бик яхшы кабул итте, бу идеяне хуплады. Ул татарча тапшырулар өчен «Түбән Новгород» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе кергән барлык ресурсларда да эфир вакытын бирергә әзер булуын җиткерде. Ә бу өч телеканал - «Россия-24», «Россия-1», «Нижний Новгород-24» һәм ике радиостанция – «Маяк» һәм «Вести FM», - диде автономия рәисе.

Аның әйтүенчә, тапшыруның форматы турында озак фикер алышу булган. Нәтиҗәдә, репортаж форматына өстенлек бирелгән. «Һәр программа төрле тематикага багышланачак. Тапшыру айга бер тапкыр чыга торган була. Ул якынча 20 минут дәвам итәчәк. Атна дәвамында бу өч телеканалның барысында да тапшыру төрле вакытта кабатлана. Шулай ук тапшырулар «Түбән Новгород» ДТРК рәсми сайтында урнаштырыла һәм Вконтакте социаль челтәренә куела» , - дип сөйләде Тимур Шәрәфетдинов.

«Проектны әзерләгәч, Татарстан Республикасы Рәисе грантлары конкурсына тапшырдык һәм берничә тапшыру чыгару өчен грант оттык. Август аенда без янә Рәис грантлары конкурсында җиңүче булдык һәм тапшыруны киләчәктә дәвам итәргә ниятлибез. Шулай ук билгеләп үтәргә телим: Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясенең генераль директор урынбасары, төбәк департаменты җитәкчесе Рифат Сабитов безнең проектны югары бәяли һәм киңәшләре белән безне хуплап килә», - ди ул.

Тимур Шәрәфетдинов әлеге телетапшыру белән август ахырында Дагыстанда «Голос Евразии» Бөтенроссия милли тапшырулар фестивалендә катнашып, бүләкләр алуын һәм «Иң яхшы режиссер эше» номинациясендә лауреат булуларын билгеләп үтте.

«Команда белән өстәмә рәвештә медиакиңлектә, ВКонтактеда, Rutube һәм социаль челтәрләрдә тапшырулар чыгарырга телибез. «Нижгар плюс» тапшыруы булачак дип көтелә. Әлегә исем шартлы рәвештә генә бирелде. Бу тапшыру милли кафеда төрле өлкәләрдә фикер йөртүче татарлар белән кыска интервью форматында төшереләчәк», - ди ул.

Тимур Шәрәфетдинов яшь активистларның подкаст чыгарырга теләк белдерүләрен әйтте. «Без «Татар Радиосы Сергач» белән бу подкастлар һәм аудиоверсиядәге тапшырулар радиопрограммада чыгып барсын дип сөйләшү алып барабыз», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot