news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород татарлары «Безнең Тату Новгород» фестивалендә татар биюен күрсәтте

Түбән Новгородта 10 ноябрь көнне Халыклар бердәмлеге йортында «Безнең Тату Түбән Новгород» («Наш Дружный Нижний») фестивале узган.

Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе активистлары һәм автономиянең «Нижгарочки» төркеме әгъзалары Динара Йосыпова һәм Алия Хәлилуллина фестивальдә татар биюләре белән чыгыш ясаган. Бу хакта Түбән Новгород татарлары автономиясе «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Фестивальне Түбән Новгород азәрбайҗаннары милли-мәдәни автономиясе Түбән Новгород шәһәре администрациясе ярдәме белән оештырган. Фестиваль кысаларында Түбән Новгород азәрбайҗаннары милли-мәдәни автономиясе рәисе Мөхәммәд Әхмәдов һәм рәис урынбасары Айнура Әхмәдова «Безнең Тату Түбән Новгород» грант бәйгесен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләгән.

Фестивальдә Түбән Новгород өлкәсенең милли җәмгыятьләр җитәкчеләре һәм вәкилләре, иҗади коллективлар, шулай ук Түбән Новгородта һәм өлкәдә белем алучы студент һәм укучылар катнашкан, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100