news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород татарлары автономиясендә балалар өчен милли юнәлешле курслар оештыралар

Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономиясе офисында атна саен балалар өчен этикет һәм актерлык осталыгы буенча милли юнәлештәге шимбә курслары уза. Аларга 20 бала йөри. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

«Балалар өчен этикет» программасы башлангыч сыйныф укучыларына (6-11 яшь) исәпләнгән һәм үз эченә төп 12 теманы ала. Этикет буенча дәресләрне махсус белгеч, педагог-психолог, өч бала әнисе Лилия Таһирова алып бара.

«Актерлык осталыгы нечкәлекләренә күптәнге активистыбыз, күп кенә чараларның искиткеч алып баручысы Альберт Юсыпов өйрәтә. Актерлык осталыгы баланың хәтерен камилләштерә, фантазия һәм фикерләүне үстерүдә ярдәм итә. Альберт Олегович вәгъдә иткәнчә, хәзер ул балалар белән Габдулла Тукайның туган көненә багышлап (26 апрель), әдәби-музыкаль бәйрәм әзерли. Ә Этикет мәктәбе балалары үз осталыкларын май башындагы соңгы дәрестә күрсәтәчәк», – дип яза Камилә Абрагимова.

Оештыручылар укытучылар Лилия Таһирова һәм Альберт Юсыповка бушлай шундый файдалы һәм кызыклы курслар алып барган өчен рәхмәт белдерә. 

«Һәм, әлбәттә, балаларын шушы дәресләргә йөртер өчен вакыт һәм көч тапкан ата-аналарга да рәхмәтләребез чиксез. Балалар өчен мондый эшчәнлекне дәвам итәргә җыенабыз һәм киләчәктә бу тәҗрибәне киңәйтергә планлаштырабыз», – дип яза Камилә Абрагимова.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100