news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород татарлары автономиясе татар теле курсларына балалар җыя

Түбән Новгород татарлары автономиясе татар теле курсларына балалар җыю турында игълан итә. Бу хакта Түбән Новгород татарлары автономиясе төбәк милли-мәдәни иҗтимагый оешмасының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Беренче дәрес 28 октябрьдә 13.00 сәгатьтә узачак. Адресы: Түбән Новгород шәһәре, 28Е (2 кат). Дәресне педагог Алия Хәлиуллина үткәрә, ул 1 сәгать дәвам итәчәк.

Дәреснең программасы текстны кычкырып һәм эчтән уку; төрле төрдәге текстлар белән эшләү; татар мәдәнияте турында хикәяләр; әдәби әсәр тексты белән эшләү; сөйләм культурасы; сүзләрне дөрес язуны үз эченә ала.

Курсларга йөрүчеләр түбәндәгеләргә өйрәнәчәк:

  • укуның индивидуаль темпын исәпкә алып, текстны кычкырып, салмак кына, бүленмичә иҗекләп һәм тулы сүзләр белән укырга;
  • ишеткән, шулай ук сыйныфта укылган кыска әсәрләрнең эчтәлеген аңлау, аларда төп логик өлешләрне аерып күрсәтергә;
  • мәгънәсен аңлап, текстның билгеләнгән урыннарын эчтән укырга;
  • үзең хакында сөйли белергә.

Алия Хәлиуллина Сафаҗәй авылында туган. Түбән Новгород татарлары автономиясе төбәк милли-мәдәни иҗтимагый оешмасы активисты, татар кызлары арасында үткәрелгән «Нижгарсылу-2023» бәйгесе җиңүчесе, татар теле олимпиадалары призеры. Бүгенге көндә Түбән Новгород губерна көллиятендә башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеге буенча I курста белем ала, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100