news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород татарлары автономия рәисен һәм башкарма директорын сайлады

Түбән Новгород татарлары автономия рәисен һәм башкарма директорын сайлады
Фото: "Туган як" газетасы, https://vk.com/tugan_yak1990

Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Мирзәхләм Габделганиев һәм башкарма директоры Тимур Шәрәфетдинов яңадан үз вазифаларына сайланды. Аларны Түбән Новгород өлкәсенең «Туган як» газетасы коллективы «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә котлый.

Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономиясе уставына кертелгән төзәтмәләр нигезендә, әлеге тандем бертавыштан биш елга сайланды, диелә хәбәрдә.

21 декабрьдә Түбән Новгородта өлкә татар автономиясенең хисап-сайлау конференциясе булды. Аны өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров хәер-дога белән башлап җибәрде.

Өлкә хөкүмәте исеменнән барча делегатларны һәм хөрмәтле кунакларны шәһәр депутаты Николай Сатие, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Ринат Зиннәтуллин күпмилләтле төбәктә Түбән Новгород өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясенең халыкара дуслыкны ныгытуга керткән өлешен югары бәяләде һәм уңышлар теләде.

Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Мирзәхләм Габделганиев иҗтимагый оешманың узган ике еллык эшчәнлегенә йомгак ясады һәм үзара фикер алышканнан соң, делегатлар автономия советының яңартылган составын раслады һәм сайлады, яңа рәис билгеләнде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100