news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгород татар яшьләре чаңгы һәм тимераякта шуар өчен яшьләр җыены оештырган

Түбән Новгород татар яшьләре һәм Түбән Новгород өлкәсе татар автономиясе яшь активистлары Яңа ел бәйрәм ялларын бергәләп, актив үткәргән. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Яшьләр өлкәнең татар милли-мәдәни автономиясе оештырган Яңа ел чараларында катнашудан тыш, чаңгы һәм тимераякта шуу өчен яшьләр җыеннары оештырган.

Кыз-егетләр кышкы күңел ачу һәм актив спорт төрләреннән ләззәт алып, рәхәт һәм дустанә атмосферада ачык һавада вакыт үткәрде, диелә хәбәрдә.

Чаңгы һәм тимераякта шуарга якын арада кабат яшьләрне җыю планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot