news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгород татар автономиясенең яшь активистлары Яңа ел алдыннан очрашу оештырды

Түбән Новгород татар автономиясенең яшь активистлары Яңа ел алдыннан очрашу оештырды
Фото: https://vk.com/nizgar

23 декабрьдә Түбән Новгород өлкәсе татар автономиясендә яңа ел алдыннан яшьләр очрашуы узды. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе татар автономиясе төбәк милли-мәдәни иҗтимагый оешмасының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

«Очрашуга, нигездә, автономия эшчәнлегендә катнашучы активистлар килде. Алар вакытны күңелле итеп үткәрде, аралашты, төрле өстәл уеннары уйнады. Яшьләрнең сөйләшер сүзләре, планнары күп җыелган иде. Тиздән, яңа ел каникулларында кабат очрашырга сүз куештылар. Әлеге очрашуга килгән, шәхси вакытын сарыф иткән һәм якташларына – татарларга тагын да якынайган һәркемгә рәхмәт әйтәсе килә. Яңа ел белән, дуслар!» - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot