news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгород татар автономиясе төбәктәге халыклар мәдәнияте турында проект тәкъдим итә

Түбән Новгород татар автономиясе «Түбән Новгород краеның милли калейдоскобы. Бердәмлек күптөрлелектә» проектын тәкъдим итә. Ул Мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Бу хакта «Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Проект кысаларында Түбән Новгород укучыларын төбәктә яшәүче төрле халыкларның мәдәнияте белән таныштыралар. Танышлык аш-су өлкәсенә караган һәм һөнәрчелек мастер-класслары, уеннар, бәйгеләр, очрашулар, сыйныф сәгатьләре аша бара. Укытучыларны да өйрәтәләр. Шул исәптән татар милли мәдәнияте турында да сөйлиләр.

Процесска шәхсән чуму — ниндидер яңа нәрсә белән танышуның иң яхшы ысулы, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot