news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгород татар автономиясе татар берләшмәләрен «Без бергә» конференциясенә чакыра

21 февральдә Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономиясе Халыклар бердәмлеге йортында «Мы вместе! Без бергә!» Түбән Новгород өлкәсе Татар иҗтимагый берләшмәләре конференциясен үткәрә. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономиясе төбәк милли-мәдәни иҗтимагый оешмасының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Чарада Түбән Новгород өлкәсенең татарлар күпләп яши торган районнарыннан, шулай ук Дзержинск һәм Түбән Новгородтан делегацияләр катнаша.

Чара кысаларында мактаулы кунаклар, шулай ук Түбән Новгород өлкәсе татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре эшчәнлекнең төп юнәлешләре турында чыгыш ясаячак.

«Нижгарлар. Сезне конференциядә катнашырга һәм якташларыбыз әзерләгән концертны карарга чакырабыз! Башлана – 11.30 сәгатьтә. Концертның махсус кунагы – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наилә Фатехова», - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot