Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Новгород Сабан туен оештыручылар иганәчеләр эзли
4 июньдә Түбән Новгородта татарларның милли бәйрәме Сабантуйны уздыруга багышланган киңәшмә узды. Бәйрәм 27 июльдә була. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Киңәшмә бәйрәм уздырылачак урында – Автозавод мәдәният һәм ял паркында узган. Очрашуда Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономиясе һәм Түбән Новгород администрациясе вәкилләре катнашкан.
Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономиясе башкарма комитеты татар мәдәниятенә битараф булмаган һәркемне Түбән Новгородта Сабан туен оештыруда катнашырга чакыра. Оешма бәйрәмне үткәрү өчен волонтерлар, партнерлар, активистлар, иганәчеләрне көтә.
Шулай ук хәбәрдән аңлашылганча, иң актив волонтер һәм партнерларны Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе милли бүләкләр һәм рәхмәт хатлары белән билгеләп үтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз