news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород өлкәсенең «Туган як» газетасы беренче җитәкчеләрен искә ала

Түбән Новгород өлкәсенең «Туган як» газетасы беренче җитәкчеләрен искә ала
Фото: https://tatar-congress.org

Түбән Новгород татарлары 1990 елда «Туган як» газетасын гамәлгә куйган һәм 1996 елга кадәр аны җитәкләп барган Ри­фат Ибраһимов (05.05.1935 – 28.04.2017) туган көне уңаеннан Шөбиле каберлекләренә барган, хәтем укыткан. Алар икенче редактор Рауф Абдуллинны да (10.02.1944 – 11.11.2013) уңае чык­кан саен хәтем-дога белән искә ала. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

«2012 елга кадәр «Туган як»ның баш редакторы бу­лып торган остазыбызның арабыздан киткәненә бүген 10 ел инде, әмма ләкин профессиональ газетчы-журналист буларак каләмен кулын­нан төшерми, гомере буе халыкка хезмәт иткән абыебызның якты истәлеген әлегәчә кадерләп саклыйбыз, мирас итеп калдырган гамәлләрен, биргән һөнәри тәҗрибәсен уңышлы кулланабыз, шундый остазларыбыз белән чиксез горурлана­быз, аларга гел рәхмәтле булып торабыз», – дип яза Олег Әндерҗанов.

Рауф Абдуллин хезмәт юлын совет чорында җирле газетада башлый, ә аның төп өлешен ту­ган җирдән еракларда хәрби журналист булып узганнан соң, полковник дәрәҗәсендә «Туган як» редакциясенә редактор урынбасары булып эшкә килә.

Редактор булгач, газетаның финанс яктан стабильлеген тәэмин итү максаты белән, аны өлкә хөкүмәте канаты астына кертте, эш шартларын яхшырту ниятеннән чыгып, икенче автомобиль кайгыртты, шәһәр администрациясеннән аренда­лаган тарихи бинага косметик ремонт ясатты, аны табигый газга тоташтырды, ди автор.

«16 ел дәвамында Нижгар татарлары елъязмасын җитәкләү дәверендә газиз халкыбыз файдасына куй­ган игелекле хезмәте исәбенә Аллаһы Тәгалә Рауф абыйның мәңгелек урынын җәннәт бакчаларыннан әйләде булса кирәк, ә вафатына 10 ел тулу сәбәпле, остазыбызны бүген җылы искә алуыбыз аңа хәтем- дога булып ирешсен һәм рухын шат итсен иде», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100