Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Новгород өлкәсенең Сергач шәһәрендә Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды
Бүген Түбән Новгород өлкәсенең Сергач шәһәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга бюст-һәйкәл ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа һәйкәл Түбән Новгород өлкәсендәге татар җәмәгатьчелеге өчен мөһим вакыйга булды. Ул милли традицияләрне, туган телне һәм татар халкының мәдәни мирасын саклау символына әверелде.
Тантанада шулай ук Түбән Новгород өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Екатерина Солнцева, Сергач муниципаль округы башлыгы Олег Радаев, Татарстан Республикасының Түбән Новгород өлкәсендәге сәүдә-икътисади вәкиле, Түбән Новгород өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Тимур Шәрәфетдинов, хакимият органнары, Бөтендөнья татар конгрессы, милли-мәдәни һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, руханилар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, хәйриячеләр һәм меценатлар катнашты.
Габдулла Тукай һәйкәлен ачуның мактаулы хокукы Васил Шәйхразыевка, Екатерина Солнцевага, Олег Радаевка һәм Тимур Шәрәфетдиновка бирелде.

Чарада ясаган чыгышында, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев бөек татар шагыйренең истәлеген мәңгеләштерү һәм аның иҗади мирасын саклауның әһәмиятен искәртте. Ул татарлар яшәгән күп кенә шәһәрләрдә Габдулла Тукайга һәйкәлләр урнаштырылуын һәм бу эшнең дәвам итүен билгеләп үтте. 2026 елда гына да Омск өлкәсендә һәм Казахстан Республикасының Петропавловск шәһәрендә бөек шагыйрьгә һәйкәлләр ачылды.
Сергачта һәйкәл ачылу - Тукай мирасын саклау, аның иҗатын популярлаштыру, Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар җәмәгатьчелеге арасындагы мәдәни элемтәләрне ныгыту юнәлешендә алып барыла торган зур эшнең тагын бер мөһим адымы.
Истәлекле комплексны булдыру инициаторлары сыйфатында Түбән Новгород өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе һәм Сергач муниципаль округының җирле Татар милли-мәдәни автономиясе чыгыш ясады. Тукай бюстыннан, истәлекле стеладан һәм аның тирәсендәге территорияне төзекләндерүдән торган проект Түбән Новгород өлкәсе Хөкүмәте, Сергач муниципаль округы администрациясе һәм депутатлар Советы, шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән тормышка ашырылды.

Проектны гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның ярдәме аеруча зур булды: Габдулла Тукай бюсты республика җитәкчесе исеменнән Түбән Новгород өлкәсенә бүләк итеп тапшырылды. Һәйкәл Бөтендөнья татар конгрессы катнашында әзерләнде. Аның авторы - Россиянең танылган скульпторы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Түбән Новгород шәһәрендә туып үскән Винера Абдуллина. Истәлекле комплексның архитектура проектын архитектор Никита Тимонин эшләгән.
Һәйкәлне ачу тантанасы Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2026 елны Габдулла Тукай елы дип игълан итү кысаларында узды. Шагыйрьнең тууына 140 ел тулу уңаеннан илнең төрле төбәкләрендә аның иҗатын популярлаштыруга һәм истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. 2036 елда Россиядә Габдулла Тукайның тууына 150 ел тулу федераль дәрәҗәдә билгеләп үтеләчәк.

Сергач округының Камка авылы мәктәбе укучысы Ксения Громованың Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырен сөйләве чараның аеруча истәлекле мизгелләреннән берсе булды.
Тантананың рәсми өлешеннән соң чарада катнашучылар һәйкәлгә чәчәкләр салды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз