Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Новгород өлкәсенең Сергач шәһәрендә Габдулла Тукай скверы һәм бюсты ачылачак
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Түбән Новгород өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Сергач шәһәрендә булды. Билгеле булганча, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2026 ел — бөек шагыйребез Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Шул уңайдан төрле төбәкләрдә шагыйрьгә һәйкәлләр һәм бюстлар ачу, истәлекле урыннар булдыру эшләре киң җәелдерелде. Тиздән шундый тантаналы вакыйга Сергачта да көтелә.
Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, эш сәфәре барышында Васил Шәйхразыев Сергач шәһәрендә төзеләчәк яңа Тукай скверының урынын карады, аны төзекләндерү һәм мәңгеләштерү барышы белән танышты.
Әлеге скверда бөек татар шагыйренең бюсты урнаштырылачак. Бюст үзе алдан әзерләнеп куелган — аны төбәк вәкилләре Казанда узган Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында булганда Сергачка алып кайтканнар иде.
Әлеге яңа мәдәни мәйданчык җирле халык өчен генә түгел, ә төбәктә яшәүче барлык милләттәшләребез өчен милли традицияләрне һәм Тукай мирасын барлаучы изге бер урын булачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз