Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗай авылында татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыены узды
Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗай авылында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының III җыены узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге чара Түбән Новгород өлкәсенең татар теле һәм әдәбияты укытучыларын гына түгел, ә Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы вәкилләрен, Чувашия Республикасы делегатларын, төбәк татар милли-мәдәни мөхтарияте һәм җирле татар милли-мәдәни мөхтарияте вәкилләрен дә берләштерде.
Җыенда күпсанлы темалар күтәрелде, шуларның берсе — төбәкләрдә татар телен саклау. Хәзерге заманда бу аеруча актуаль, чөнки авыл халкы саны кими, ә шәһәрләрдә балалар туган телдә сөйләшми диярлек, бу телне өйрәнүгә, үстерүгә тискәре йогынты ясый.
2027 елда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының IV төбәкара җыены Түбән Новгород өлкәсенең Татар Моклокасы мәктәбендә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз