news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗай авылында 12 нче мәртәбә «Шәкертләр бәйрәме» узды

Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗай авылында 12 нче мәртәбә «Шәкертләр бәйрәме» узды
Фото: Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе телеграм-каналы

Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗай авылында узган «Шәкертләр бәйрәме»ндә мең ярым кеше катнашты. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе телеграм-каналы хәбәр итә.

Ул төбәктә татар мөселманнары оештыра торган зур дини-милли чараларның берсе. «Шәкертләр бәйрәме» белән Түбән Новгород өлкәсе мәхәлләләрендә уздырылган җәйге алан эшенә йомгак ясала һәм ул яшь мөселманнар өчен бәйрәм рәвешендә оештырыла.

Быел бәйрәмдә 23 төркем шәкертләр дини белемнәрен һәм табигый сәләтен күрсәтте. Алар арасында Татарстан белән Чувашиядән дә 2 төркем булды. Шулай итеп, «Шәкертләр бәйрәме» быел да төбәкара дәрәҗәдә узды. Төркемдәге һәр балага акчалы сертификатлар һәм «Шәкертләр бәйрәме» тамгалы истәлекле бүләкләр бирелде. Бәйрәм мәйданында дистәләрчә уен һәм ярыш мәйданчыклары оештырылган иде. Чарада гомумән мең ярымнан артык кеше булды.

Кунакларны һәм оештыручыларны Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисенең беренче урынбасары, профессор Дамир Мөхетдинов сәламләде, идарә рәисенең тагын бер урынбасары Илдар Нуриманов баш мөфти шәех Равил Гайнетдиннең сәламләвен ирештерде. Мөфти, Сафаҗай авылында туган мәшһүр галимебез Хөсәин Фәизхановның «Безнең динебез зирәклеккә нигезләнгән, ул кешедә иң яхшы сыйфатлар тәрбияли» дигән сүзләрен китереп, әти-әниләрне һәм әби-бабайларны балаларын татар вә мөселман итеп тәрбияләргә, аларны милләтебезне, телебезне һәм динебезне сөяргә чакыра.

«Шәкертләр бәйрәме»н җирле хакимият вәкилләре, Саратов өлкәсеннән һәм Мордовия республикасыннан килгән дин әһелләре дә карады. Мөфтиләр югары дәрәҗәдәге әлеге чараның башка төбәкләргә дә күчерергә лаеклы булуын билгеләде. Балалар гыйлемдә көч сынашкан вакытта дин әһелләре Хөсәин Фәизхановның каберен зиярәт итте, Коръән аятьләре укып, галимнең рухына багышлады.

Чараны Түбән Новгород мөселманнары диния идарәсе белән бергә Сафаҗай авылы яшьләре хәрәкәте, «Сафаҗай» фонды, «Мәдинә» нәшрият йорты, Мәскәүнең Тарихи мәчете һәм шәхси хәйриячеләр оештырды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot