Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә татар мәдәнияте көне узган
Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәре Ю.А.Гагарин исемендәге балалар модельле китапханәсендә татар мәдәнияте кичәсе узган. Чараны Дзержинск шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе оештырган. Бу хакта Дзержинск татарлары автономиясе ВКонтакте социаль челтәрендә хәбәр итә.
Чара кунаклары каршында втономия каршында эшләүче якшәмбе мәктәбе укучылары чыгыш ясаган. Алар татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил шигырьләрен укыган, җыр һәм биюләр тәкъдим иткән.
Чара барышында Дзержинск шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Зөһрә Абдулина татар халкының гореф-гадәтләре, борынгы көнкүреше һәм милли киемнәре турында сөйләгән. Шулай ук «Гарәфә» мәктәбе укытучысы Марат Хәиров кунакларны ислам дине нигезләре белән таныштырган.
Бәйрәм программасы татар халкының Сабантуй милли бәйрәме элементлары белән үрелеп барган. Моннан тыш, китапханәгә килүчеләр өчен ике күргәзмә оештырылган. Анда рәсем сәнгате галереясе һәм автономия активистлары ясаган уникаль кул эшләре коллекциясе тәкъдим ителгән.
Мәдәни чара чәй табыны артында тәмамланган. Кунаклар татар халкының милли ризыклары белән сыйлана алган.
Фото: Дзержинск шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз