news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче татарлар Донбасс балаларына чәкчәк әзерләгән

Эшмәкәр, өлкә мөселманнары Диния нәзарәте эшләре идарәчесе, Дзержинск татарларының милли-мәдәни ав­тономиясе рәисе Рамил Надюков инициативасы белән «Зөһрәдә кунакта» клубы хатын-кызлары Донбасс балаларына татар халкының милли ризыгы чәкчәк әзерләп юллаган. Ә «Тылсымлы куллар» клубы акти­вистлары хәрби операция бары­шында мобилизацияләнүчеләргә 30 пар оекбаш бәйләп озаткан. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Автономия әгъзалары шушы игелекле гамәлләрен, һичшиксез, дәвам итәргә җыена. Аны тормышка ашырырга ярдәм иткән Дзержинск шәһәре хакимиятенә, Володар районы Красная Гор­ка мөселманнарының җирле дини оешмасы рәисе Солтан Шәрәфутдиновка, активист Дамир Исхаковка һәм ветеран Александр Вальковка олы рәхмәтләрен ирештерә», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100