news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгород өлкәсендә якынча 50 машина катнашында авариядә 4 кеше үлгән

М-11 юлында 50дән артык машина катнашында авария булган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте Түбән Новгород өлкәсендә булган. 4 кеше үлгән, алар арасында балигъ булмаган бала да бар.

Агентлык мәгълүматлары буенча, Мәскәүгә таба хәрәкәт ябылган. 545нче километрда урап узу юлы аша М-10 трассасына чыгу оештырылган, дип яза «Татар-информ».

Гадәттән тыш хәл урынында Дәүләт автоинспекциясе, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм тикшерү-оператив төркеме хезмәткәрләре эшли. Юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot