news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгород өлкәсендә «Түбән Новгород сылуы» татар кызлары бәйгесе уза

Түбән Новгород өлкәсендә «Түбән Новгород сылуы» татар кызлары бәйгесе уза
Фото: Түбән Новгород өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе

Түбән Новгород өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе талантлы татар кызларын IV өлкә «Түбән Новгород сылуы» конкурсында катнашырга чакыра. Бу хакта автономиянең ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Бәйге 13 февральдә «Түбән Новгород сылуы – 2025» җиңүчесе Җәмилә Җамалетдинованың авылы – Пилнә округы Кызыл Тау (Сафаҗәй) авылы мәктәбендә узачак.

Конкурсант кызларга түбәндәге таләпләрне үтәргә кирәк булачак:

  • Үзе һәм туган ягы («Татарлыгым – горурлыгым») турында сөйләргә;
  • Махсус операция хәрбиләре өчен үз куллары белән файдалы бүләк әзерләргә (кулъяулык, оекбаш һәм башкалар);
  • Иҗади номер тәкъдим итәргә (җыр, бию һ.б.);
  • Яхшы хуҗабикә булуын исбатларга («Хуҗабикә») һәм яраткан милли ризыгын әзерләп күрсәтергә;
  • Милли костюм киеп дефиле тәкъдим итәргә.

Бәйгенең бер өлеше — игелек акциясе. Барлык әзерләнгән ризыклар һәм кул эшләре хәрби госпитальгә махсус хәрби операция катнашучыларына җибәреләчәк.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 1 февральгә кадәр сылтама аша кабул ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot