news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгород өлкәсендә «Татар кызчыгы. Татар малае» VI еллык конкурсының финалы булды

Түбән Новгород өлкәсендә «Татар кызчыгы. Татар малае» VI еллык конкурсының финалы булды
Фото: Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономиясенең Вконтакте социаль челтәрендәге сәхифәсеннән

12 декабрьдә Түбән Новгород өлкәсендә «Татар кызчыгы. Татар малае» VI еллык конкурсының финалы булды. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономиясе хәбәр итә.

Узган елда бәйгедә Рыбушкино авылыннан Эмилия Исмаилова җиңүче булган иде. Шул сәбәпле, традиция буенча, быел бәйге Краснооктябрьск округының Уразовка авылы мәдәният йортында оештырылган.

Сәхнәдә 5 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар чыгыш ясый:

1. Умярова Альбина (Зур Рбишча, Кызыл Октябрь округы)

2. Булатов Имиль (Сафаҗай, Пильна округы)

3. Азизова Алия (Уразавыл, Кызыл Октябрь округлары)

4. Абдрахманова Эмилия (Кочко-Пожар, Сергач округы)

5. Хәбибуллина Айгөл (Татар Моклокасы, Спас округлары)

6. Хөсәенова Айгөл (Сафаҗай, Пильна округы).

«Татар кызчыгы» исеменә Уразовка авылыннан кыю кыз Алия Азизова лаек булды, аны чын күңелдән котлыйбыз, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot