news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород өлкәсендә татар авылларында Яңа ел чаралары исемлеге чыкты

Түбән Новгород өлкәсендә татар авылларында Яңа ел чаралары исемлеге чыкты
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Түбән Новгород өлкәсенең «Туган як» газетасының «ВКонтакте» челтәрендә сәхифәсендә «Яңа ел чаралары» дигән программа чыкты.

Сафаҗай мәдәният йорты үзешчәннәре, һәр елдагыча, авылдашларына Яңа елга бүләк итеп, үзләре әзерләгән cценарий буенча мюзикл тәкъдим итәчәк. «Айлы кичтә төшемдә» дип аталган тамаша 31 декабрьдә 19.00 сәгатьтә башлана.

Анды мәдәният йортында Мәскәүнең «Развитие» автомәктәбе «Туган як» газетасының мәгълүмати ярдәме белән «Туган як моңнары» ансамбле артистлары, DJ Рәмис һәм Марат Мулллин катнашында 1 гыйнварда 21.00 сәгатьтә Яңа ел дискотекасы оештыра.

Мәдәнәдә 2 гыйнварда 11.00 сәгатьтә Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Рафек әфәнде Вәлитов инициативасы белән алтынчы тапкыр җырлы-биюле, бүләкле, кызыклы уеннарны үз эченә алган «Тау шуу» бәйрәме уздырыла.

Тукай мәдәният йорты хезмәткәрләре 3 гыйнварда Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкияти персонажлар кыяфәтенә төренеп, һәр елдагыча, урамнар буйлап йөреп, авылдашларын Яңа ел белән котлаячак.

Семочки территориаль бүлеге җитәкчесе Таһир Айдерханов спорт үсешенә зур өлеш керткән авылдашларына багышлап, 3 гыйнварда җирле боз мәйданында узачак традицион хоккей турнирына чакыра.

Уразавылның «Патриот» паркында 4 гыйнварда Рөстәм Фаракшинның истәлегенә хоккей ярышы була.

Кочко-Пожарда 5 гыйнварда «Туган як» газетасының баш редакторы Олег Әндәрҗановның 55 яшьлек юбилее уңаеннан округара хоккей турниры үтәчәк.

Уразавыл мәдәният йортында шул ук көнне (14.00 һәм 19.00 сәгатьләрдә) төбәгебезнең яшь талантлы башкаручысы Илдус Харрясовның 30 яшьлек юбилее хөрмәтенә аның иҗатташ дуслары зур концерт бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100