news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгород өлкәсендә татар авыллары буйлап экскурсия үткәрелде

Түбән Новгород өлкәсендә татар авыллары буйлап экскурсия үткәрелде
Фото: tatar-congress.org

11 июльдә Түбән Новгород өлкәсендәге татар авыллары буйлап ел саен үткәрелә торган экскурсия оештырылган. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономиясе хәбәр итә, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

25 кешедән торган төркем Княгинино, Сергач һәм Краснооктябрьск округлары авылларында булган, чөнки өлкәнең көньягында уникаль тарих һәм уникаль кешеләр яши.

Беренче тукталыш Семочки һәм Пашат авылларында ерак 30 нчы елларда атып үтерелгән кешеләргә багышланган Шәһидләр кабере мемориалы янында була. Бу фаҗига һәм авыллар тарихын туган якны өйрәнүче Рамил Сафин сөйләгән.

Ул шулай ук Уразавыл авылының һәм тулаем районның тарихы турында да яратып һәм рәхәтләнеп сөйли. Төркем бөек якташлары Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бегичев һәйкәлләрендә дә була. Рамил Габделбәр улы аларның гомумроссия мәдәниятенә керткән өлеше һәм татар халкы өчен әһәмияте турында сөйли.

Аннары Мәдәнә авылы һәм аның мәчетендә тукталалар, авыл буйлап экскурсияне Мәксут Гаязов үткәрә. Шунысы игътибарга лаек, төркемдә мәчеткә һәм аның каршындагы төбәк музеена беренче тапкыр килгән кешеләр дә була. Гомумән, татар авыллары белән шәһәр татарлары гына түгел, башка милләт һәм дин вәкилләре дә кызыксына, бу безне бик шатландыра, ди алар.

Шулай ук борынгы Сергач буйлап экскурсия була, көн Ырга авылында мәдәни программа — Сабантуй белән тәмамлана, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot