Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Новгород өлкәсендә «НижгарСылу-2024» бәйгесе узачак
1 март көнне Түбән Новгород өлкәсендәге Сафаҗай мәдәният йортында 14-17 яшьлек татар кызлары арасында II «НижгарCылу-2024» өлкә бәйгесе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйгенең беренчесендә узган ел Сафаҗай кызы Алия Хәлилуллина җиңеп чыккан иде, шуңа быелгысын оештыручылар җиңүче авылында уздырырга дигән карарга килде.
Региональ татар автономиясе белән өлкә «Туган як» газетасы гамәлгә куйган, ә төп оештыручысы «Ак калфак» төбәк татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы булган бәйгенең катнашучылары, ниһаять, билгеләнде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз