news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгород өлкәсендә «Нижгарбикә 2024» бәйгесе җиңүчесе билгеле

Түбән Новгород өлкәсендә «Нижгарбикә 2024» бәйгесе җиңүчесе билгеле
Фото: "Туган як" газетасы, https://vk.com/tugan_yak1990

19 апрельдә Түбән Новгород өлкәсенең Кочко-Пожарки мәдәният йортында 7нче тапкыр «Нижгарбикә» бәйгесе булды. Бу хакта «Туган як» газетасының Вктонтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Кочко-Пожарки мәдәният йортының хәзерге сәнгать җитәкчесе Гөлнара Мусина конкурс тарихында дүртенче тапкыр җиңде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Нижгарбикә» исемен Пашат, Кызыл Тау һәм Андреевка авылларыннан катнашучылар берәр тапкыр алды.

Бәйге элеккегеләре кебек үк, әлеге чарага нигез салучыларның берсе, әлеге мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Эльвира Мусинаның якты истәлегенә багышланган иде.

Анда Түбән Новгород, Дзержинск, Кызыл Тау, Уразовка, Татар Моклокасы һәм Кочко-Пожаркидан 7 конкурсант катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot