Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Новгород өлкәсендә нефть химиясе предприятиесендә терактны булдырмый калганнар
Түбән Новгород өлкәсендә Иминлек федераль хезмәте хезмәткәрләре нефть химиясе предприятиесендә терактны булдырмый калган. Аны Украина кураторы күрсәтмәсе буенча Урта Азиядән чыккан ике кеше әзерләгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Чит ил кешеләре кулдан ясалган шартлаткыч җайланмалар белән FPV-дроннар алган. Тоткарлау вакытында алар кораллы каршылык күрсәткән, аларны нейтральләштергәннәр.
Алардан чит илдә җитештерелгән шартлаткыч матдәдән ясалган хәрби частьлар белән ике БПЛА, Калашников автоматы һәм Макаров пистолеты тартып алынган.
Чит ил кешеләренең телефоннарында куратор белән язышу һәм утлы корал саклана торган яшерен урынның координаталарын тапканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз