Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Новгород өлкәсендә «Милли мәдәниятләр салават күпере» фестивале узды
Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗай мәктәбендә Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Милли мәдәниятләр салават күпере» фестивале узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестивальгә дин әһелләре: Пилнә округы благочинные, иерей Родион Кәримуллин һәм 3нче мәчет мулласы Рөстәм Каюмов чакырылган иде. Руханилар күпмилләтле округта бигрәк тә хәзерге заман шартларында конфессияара мөнәсәбәтләрне һәм бердәмлекне ныгытуда мондый чараларның мөһимлеген искәртте.
Аннары Курмыш, Деяново һәм Сафаҗай урта мәктәпләре укучылары илебезнең һәм дөньяның биш төрле почмагына чын сәяхәт ясап, төрле халыкларның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын күрсәтте.
Фестивальдә катнашучылар татар халкының дәртле көйләрен һәм хәрәкәтчән уеннарын, мордваларның борынгы йолаларын һәм көйле телләрен, русларның киң күңеллелеген һәм кунакчыллыгын, чегәннәрнең утлы ритмнарын һәм ялкынлы биюләрен, якутлар яшәгән төньякның кырыс матурлыгын һәм риваятьләрен яктыртты. Балалар милли уеннар уйнады, җитезлектә һәм тапкырлыкта ярышты, халык биюләре элементларын күрсәтте.
Мәдәниятне милли ризыкларсыз күз алдына китереп булмый. Биредә татар пәрәмәче дә, рус коймагы да, якут салаты да, хуш исле мордва тәм-томнары да, чегән рулеты да бар иде.
«Фестиваль бер сулышта узды! Балаларның төрле халыклар мәдәнияте белән кызыксынуын, шатланып танышуын күрү сөендерде. Укучылар традицияләрне күрсәтеп кенә калмады, алар уеннар, биюләр һәм сый-хөрмәт белән үрелеп барды. Бу якты, тәмле һәм күңелле бәйрәм өчен зур рәхмәт! Әлеге фестиваль - милләтара дуслыкны формалаштыруда кыйммәтле тәҗрибә», – дип уртаклашты хис-кичерешләре белән Деяново мәктәбенең тәрбия буенча директор киңәшчесе Татьяна Мурзинская.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз