Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Новгород өлкәсендә М-12 трассасында булган юл һәлакәтендә 8 кешенең гомере өзелгән
1 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә Навашино округында «Восток» федераль трассасында юл-транспорт һәлакәте булган. Якынча мәгълүматлар буенча, минивэнның йөртүчесе, идарәсен югалтып, юл читендәге тимер киртәгә килеп бәрелгән. Бу хакта «Российская газета» яза.
«Юл-транспорт һәлакәтендә 13 кеше зыян күргән, сигезе һәлак булган. Урында Навашино, Выкса һәм Кулебаки шәһәрләреннән килгән ашыгыч ярдәм бригадалары эшли», - дип хәбәр иттеләр Түбән Новгород өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгында һәм әлеге мәгълүмат төгәллек кертүне таләп итүен әйттеләр.
Зыян күрүчеләрне хастаханәгә китерү өчен Сәламәтлек саклау министрлыгы санавиациянең ике вертолетын җәлеп итәргә карар кылган.
Түбән Новгород өлкәсе прокуратурасы юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләрен ачыклауны контрольгә алган. Ведомство авария урыныннан видео урнаштырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз