news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгород өлкәсендә Кави Нәҗмигә һәйкәл куелачак

Түбән Новгород өлкәсендә Кави Нәҗмигә һәйкәл куелачак
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Түбән Новгород өлкәсенең Уразавыл авылында тиздән татар мәдәниятен яратучылар өчен тагын бер истәлекле урын барлыкка киләчәк. Казан скульпторы Тимофей Тюрин Түбән Новгород өлкәсендә туган күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Кави Нәҗминең бронза бюстын ясап бетергән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте продюсер, Рәшит Ваһапов исемендәге фонд директоры Рифат Фәттаховка сылтама белән хәбәр итә.

Бюст Рашит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев һәйкәлләре белән беррәттән мактаулы урын алачак. Ул язучының быел билгеләп үтелә торган 125 еллык юбилеена багышланган.

Рифат Фәттахов әлеге эшне башкарып чыгуда ярдәм иткән өчен ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. Бюст Татарстан Республикасы акчасына ясалган. Кави Нәҗмигә куелган һәйкәл территориясен төзекләндерү һәм постамент урнаштыру эшен язучының якташлары башкарачак.

Һәйкәлне ачу сентябрь азагы — октябрь башына планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot