Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Новгород өлкәсендә «Җиңү автобусы» 19 авылда булды
Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь округында Бөек Җиңү көне уңаеннан мәгариф һәм яшьләр эше комитеты тугызынчы тапкыр игълан иткән «Җиңү автобусы» патриотик акциясе кысаларында Зур Рбишча, Уразавыл, Салган һәм Яндавишча мәктәпләре укучыларыннан тупланган иҗади төркемнәр 19 авылга барып чыкты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
5 майда «Җиңү автобусы»н Кызьмавылда каршыладылар. Клуб бинасына җыелган авылдашларны киләсе бәйрәм белән котлап, Уразавыл мәктәбе укучылары (җитәкчеләре Гөлнара Садретдинова белән Рәйсә Сабитова) хәрби-патриотик темага җырлы-биюле номерлар тәкъдим итте, эчтәлекле шигырләр сөйләде, сәхнәләштерелгән күренешләр күрсәтте, Бөек Ватан сугышы корбаннарын бер минутлык белән искә алдылар, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз