news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород өлкәсендә Идел буе Сабан туен әзерләү турында сөйләштеләр

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Түбән Новгород өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Идел буе Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышында катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы сайты шул турыда хәбәр итә.

Чарада шулай ук Түбән Новгород өлкәсе Губернаторы урынбасары Андрей Гнеушев, Түбән Новгород шәһәре башлыгы урынбасары Ирина Кондырева, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айзат Мәхмүтов катнашты.

Катнашучылар Идел буе Сабан туен әзерләүнең оештыру-техник яклары турында турында фикерләште. Түбән Новгород шәһәренең «Автозавод» мәдәният һәм ял паркында 2023 нче елның 8 нче июлендә I Идел буе Сабан туе узачак. Милли бәйрәмгә Идел буенда урнашкан һәм елгалары Иделгә кушылган 41 төбәктән 500 делегат киләчәк. Шулай ук Сабантуйда Татарстан Республикасы Рәисе һәм Түбән Новгород өлкәсе Губернаторы катнашуы да көтелә. Бәйрәмне оештыру өчен Татарстан Республикасыннан Түбән Кама районы беркетелгән.

Сабантуй программасына Татарстан Республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсе иҗат коллективларының концерт номерлары, «Көрәш» татар милли көрәше, спорт һәм балалар мәйданчыклары эше, «Осталар шәһәре» ярминкәсе һ. б. кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100