news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгород өлкәсендә «Дуслык күперләре» фестивале җиңүчеләр билгеле

Түбән Новгород өлкәсендәге Кызыл Октябрь районы Салган мәдәният йортында ике зур чара булды – капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды һәм муниципальара «Дуслык күперләре» фестивале узды. Аны Нижгар татарлары конгрессы район администрациясе һәм мәдәният бүлеге белән берлектә өлкә хөкүмәтенең эчке һәм региональ сәясәт министрлыгы та­рафыннан бирелгән грант исәбенә Салганда оештырды.

Кызыл Октябрь округының җирле үзидарә баш­лыгы Ринат Җәләлов, Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Лесун, губернатор киңәшчесе Николай Шкилев, өлкә татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов салганлыларны клуб ачылу белән котлап, фестивальдә катнашучыларга уңышлар теләде. Бу хакта «Туган як» газетасы хәбәр итә.

Тантананы район мәдәният йорты каршында оештырылган хор коллективы ачып җибәрсә, фестиваль программасын Салган мәдәният йор­ты башлады. Тулаем алганда, катнашучыларның географиясе киң иде – тирә-яктагы сигез район үзешчәннәре чыгыш ясады. Зур Болдинодан – «Марьюшка», Лыскаудан – «Реченька», Кнәгеннән – «Родные напевы», Гагиннан – «Раздолье», Сечен­нан – «Талызинские зори», Салганнан – «Русская душа» фольклор төркемнәренең чыгышлары да искиткеч, костюмнары да күз явын алырдай ма­тур иде.

Фестивальнең җиңүчеләр турында тулырак мәгълүматны монда карарга мөмкин.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot