Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Новгород өлкәсендә ботулизм йоктырган пациент вафат булган
Түбән Новгород өлкәсендә ботулизм авыруын йоктырган пациент вафат булган, дип хәбәр иттеләр төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгында. Бу – Россиядә икенче шундый очрак, дип искәртә ТАСС агентлыгы.
Дзержинскидан 24 яшьлек егет санитар нормалар бозылуның корбаны булган. «Үлемгә кайбер сәбәпләр китергән, алар арасында ботулизм булса да, әлеге инфекция беренчел сәбәп түгел», - дип искәртте агентлык әңгәмәдәше.
Ботулизмнан беренче үлем-китем очрагы 24 июньдә теркәлгән иде. Ул чагында Кострома хастаханәсендә 21 яшьлек егетнең йөрәге тибүдән туктады. Ул да Түбән Новгородка килгәч «Лобио» салатына заказ биргән булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз