news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород өлкәсендә балалар өчен татар теленнән беренче сынау дәресе узды

Түбән Новгород өлкәсе татарлары төбәк татар милли-мәдәни автономиясе офисында кече яшьтәге балалар өчен татар теле буенча беренче сынау дәресе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәресне яшь активист Алия Хәлиуллина алып барды. Балалар бер-берсе белән танышты, аралашты, татар телендәге беренче хәрефләрне өйрәнергә кереште. Барысы да өй атмосферасында һәм бик яхшы узды. Алия балаларга татар телендәге төп сүзләр – сәламләү һәм рәхмәт сүзләрен өйрәтә башлады, диелә хәбәрдә.

Балаларга матур язу үрнәкләре өләштеләр. Алар ярдәмендә телне өйрәнү күпкә уңайлырак булачак. Дәресләр арасында чәкчәк белән чәй дә эчтеләр. Балалар бик тә канәгать калды. Шулай ук «Бердәм Россия» штабында параллель рәвештә милли колоритлы этикет дәресе үткәрелде, ди оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100