news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгород өлкәсендә азан әйтүчеләр бәйгесе узды

Түбән Новгород өлкәсендә азан әйтүчеләр бәйгесе узды
Фото: tatar-congress.org

21 гыйнвар көнне Түбән Новгород Җәмигъ мәчетендә якшәмбе ислам мәктәпләре тыңлаучылары арасында Азан әйтү буенча II өлкә конкурсы булып үтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул Түбән Новгородтагы өлкә «Маһинур» мәдрәсәсенең 30 еллыгы уңаеннан оештырылачак чараларның берсе буларак игълан ителде. («Маһинур» мәдрәсәсе өлкә меценаты Рәшит Баязитов тарафыннан төзелгән һәм шуңа аның әнисенең исемен йөртә.) Ә конкурсның төп оештыручысы булып өлкә Ди­ния нәзарәтенең үзәкләштерелгән дини оешмасының мәгариф бүлеге тора.

Катнашучыларны Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Мөнир хәзрәт Бәюсов, өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров сәламләде һәм уңышлар теләде.

Конкурста Түбән Новгород мөселманнарының җирле «Тәүбә» дини оешмасы каршындагы «Ихсан», шәһәрнең «Фуркан», «Абдулвахид Сөләймани» һәм Бор шәһәренең «Ислам» мәктәбәсе шәкертләре катнашты.

Тәҗрибәле жюри әгъзалары шәкертләрнең азан әйткәндә тавыш яңгырашына һәм хәрефләрнең дөрес әйтелешенә игътибар итте.

Җиңүче өч урыннан тыш, «Тамашачылар мәхәббәте» но­минациясе буенча да өч иң яхшы шәкерт бүләкләнде. Ә конкурсны Галия Арефьева белән Рөстәм Исламов алып барды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot