news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгород өлкәсендә 13 ноябрьдә Тукайга беренче һәйкәл ачылачак

Түбән Новгород өлкәсендә татар шагыйре Габдулла Тукайга беренче һәйкәл 13 ноябрьдә Сергач шәһәрендә ачыла. Чара шагыйрьнең тууына 140 ел тулуга багышлана. Бу хакта Төбәк татар милли-мәдәни автономиясендә хәбәр иттеләр, дип яза «Время».

Габдулла Тукай бюстын Түбән Новгород өлкәсенә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләк итте. Аны урнаштыруга сертификат тантаналы рәвештә Казанда XIV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенында тапшырылды.

Бюст авторы - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Санкт-Петербургтан скульптор Винера Абдуллина, аның гаилә тамырлары Түбән Новгород өлкәсенең Семеновка татар авылы белән бәйле. Архитектура проектының авторы – архитектор Никита Тимонин.

Мемориалны төзү проекты Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе һәм Сергач муниципаль округы татарларының җирле милли-мәдәни автономиясе инициативасы белән гамәлгә ашырыла. Һәйкәл кую, мемориаль стела төзү һәм аның тирәсен төзекләндерү эшләре хәйриячеләр ярдәме белән алып барыла.

Татарлар сан буенча Түбән Новгород өлкәсендә руслардан соң икенче халык: төбәкнең алты муниципаль округында 34 татар авылы урнашкан. Түбән Новгород татарлары тарихында өлкәнең көньяк-көнчыгышындагы татар торак пунктларында яшәүчеләрне җәлеп итә торган тарихи сәүдә, транспорт һәм иҗтимагый үзәк булган Сергач аерым урын алып тора.

Исегезгә төшерәбез, 2036 елда Россиядә Габдулла Тукайның тууына 150 ел тулу уңаеннан ил Президенты указы нигезендә чаралар уздырылачак. Юбилейга әзерлек башланды инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot