news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгород өлкәсе Уразовка авылында беренче кече Сабантуй булды

17 майда Түбән Новгород өлкәсе Уразовка авылында чираттагы тапкыр традицион кече сабантуй узган. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Туган як» Түбән Новгород өлкә иҗтимагый-сәяси газетасы сәхифәсендә хәбәр итәләр.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, төп ярыш төрләренең берсе буларак, әлбәттә, билбау көрәше узган. Ул 12 төрле авырлык категориясендә оештырылган.

Сафаҗай авылыннан Хәмит Камалетдинов 2024 елның беренче кече Сабантуеның абсолют чемпионы дип танылган. Җиңүчене Россиянең атказанган физик культура хезмәткәре Зәки Вәлимеев бүләкләгән.

Мәктәп укучылары арасында спорт фестивале турында материалны «Туган як» газетасының иң якын саннарының берсендә укырга мөмкин булачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot