news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгород өлкәсе татарлары Милли мәдәниятләр ярминкәсендә катнашты

Түбән Новгород өлкәсе татарлары шәһәр көнендә Милли мәдәниятләр ярминкәсендә катнашты. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтариятенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Шәһәр көнендә «Тату Түбән Новгород» Милли мәдәниятләр ярминкәсен үткәрү яхшы традициягә әверелде. Ул Түбән Новгородның Свердлов исемендәге балалар паркында уза. Биредә элеккеге дусларыңа кунакка килгән кебек хис итәсең», диелгән хәбәрдә.

Ярминкәдә Түбән Новгородның күпсанлы милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре җыр-бию тәкъдим итә һәм милли ризыклар белән сыйлый.

news_right_1
news_right_2
news_bot