news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгород өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте каршында балалар татар теле өйрәнә

Түбән Новгород өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте каршындагы «Ял көне мәктәбе»ндә белән чираттагы дәрес узды. Балалар танылган балалар язучысы Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышуны дәвам итте, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Дәрестә балалар язучының тормышындагы төп чорларны белделәр һәм аның әкиятләре белән таныштылар.

Укытучы Лилия Таһирова ата-аналар белән эшләүгә аеруча зур игътибар бирә. «Татар әдәбиятына кызыксыну мәктәптә дә, гаиләдә дә бергә үссен өчен, балаларга өйдә кайсы әкиятнең күбрәк ошавын һәм ни өчен ошавын сөйләшергә тәкъдим итәбез», – ди ул.

Лилия Таһирова фикеренчә, язучының тормыш юлындагы төп мизгелләрне белү мөһим, кайда һәм кайчан туган, балачагы ничек узган, кайчан яза башлаган, иң танылган әсәрләре, Бөек Ватан сугышы елларындагы хәрби хезмәте.

«Дәрестә без боларның барысын да аңлатабыз, әмма ата-аналар ярдәменнән башка һәм белемнәрне өйдә ныгытмыйча, балаларга барысын да үзләштерү авыр», – дип балалар белән өйдә дә китаплар укырга тәкъдим итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot