Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Новгород өлкәсе Шөбиле авылында мини-футбол турниры фермерның юбилеена багышлана
30 июньдә Түбән Новгород өлкәсе Шөбиле авылында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» илкүләм проекты кысаларында төзелгән яңа футбол кырында турнир уза. Мини-футбол уены фермер Фаил Арифуллинның 55 яшьлегенә багышлана. Бу хакта Вконтакте социаль челтәрендәге «Туган як» газетасы редакциясе сәхифәсендә хәбәр ителә.
Катнашу өчен яшәү урыны яки вакытлыча яшәү урынында оештырылган һәвәскәр командалар чакырыла.
Уенда катнашу өчен 8 (915) 947 68 88 (Ильяс) телефоны аша алдан язылырга мөмкин. Шулай ук турнир башланыр алдыннан, әмма 9:30 сәгатьтән дә соңга калмыйча теркәлергә кирәк.
Кагыйдәләр гади - кырда дүрт уенчы һәм бер капкачы (4+1). Уен барышында алыштыру - чикләүләрсез.
«Барлык футбол сөючеләрне - катнашучы командаларны да, тамашачыларны да көтәбез. Җиңүчеләр һәм призёрлар өчен кубок, медаль, грамота һәм акчалата бүләкләр (30, 20,10 мең сум) әзерләнгән. Шулай ук иң яхшы уенчы, капкачы һәм матур гол керткән футболчы символик кубок һәм акчалата премияләр белән бүләкләнә», - дип белдергән әлеге турнирны оештыручы юбиляр Фаил Арифуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз