news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород өлкәсе Сергач мәдәният йортында укытучыларны бүләкләделәр

Түбән Новгород өлкәсенең Сергач үзәк мәдәният йортында «Укытучылар көне» уңаеннан узган тантанада округ педаго­гларын өлкә Законнар чыгару җыены депутаты Владимир Паков, җирле үзидарә башлыгы Олег Радаев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Кура­сова ихластан котлады һәм алдынгыларга төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, шул хөрмәтле сафта, гадәттәгечә, татар укыту­чылары да бар иде. Лопатин мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Равилә Осма­нова (Печә) өлкә мәгариф министрлыгы Хөрмәт грамотасы белән бүләкләнде.

Бәйрәм кысаларында «Халык укытучы­сы-2024» муниципаль конкурсына йомгак ясалды. Конкурста өч татар педагогы – рус Пожары, Камка һәм Лопатин мәктәпләре укытучылары Альбина Әндәрҗанова (Кочко-Пожар), Гөлнур Җиһаншина (Грибан) һәм Зифа Хәсәнова (Печә) катнашты.

Истәлекле бүләк белән яшь белгеч, хезмәт юлын шәһәрнең беренче номерлы мәктәбендә башлаган Алсу Айсина (Кочко-Пожар) билгеләнеп үтелде, дип хәбәр итә «Туган як» газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100