news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород өлкәсе мөфтие Гаяз хәзрәт Закиров: Минем янга җанисәп алучы килмәде

Түбән Новгород өлкәсендә татарлар саны 2010 ел белән чагыштырганда 17 меңгә яки 39,5 процентка кимегән.

Түбән Новгород өлкәсе мөфтие Гаяз хәзрәт Закиров: Минем янга җанисәп алучы килмәде
Гаяз хәзрәт Закиров
Абдул Фархан

Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров үз янына җанисәп алучы килмәвен белдерде.

«Җанисәп нәтиҗәләре, әлбәттә, борчылдыра. Без аның ничек узганын белмибез. Мәсәлән, минем янга җанисәп алучы килмәде. Түбән Новгород өлкәсендә 500 меңнән артык  кеше милләтен күрсәтмәгән. Димәк, шулкадәр кеше җанисәптә катнашмаган», - диде Гаяз хәзрәт Закиров «Татар-информ» хәбәрчесенә.

2021 елда узган җанисәп мәгълүматлары буенча, Түбән Новгород өлкәсендә татарлар саны 2010 ел белән чагыштырганда 17 меңгә яки 39,5 процентка кимегән. 2010 елда 44 мең кеше татар булып язылган булса, 2021 елда 27 меңгә якын калган.

Гаяз хәзрәт Закиров татар яшьләренең Мәскәүгә китүенә, татар авылларының бушый баруына күбрәк борчылуын белдерде. «Түбән Новгород өлкәсендә татарлар күмәкләшеп яши. Бездә 35 татар авылы бар. Яшьләр шәһәрләргә, күбесенчә Мәскәүгә китә. Авылларда халык саны кимүе мине күбрәк борчый», - диде ул.

Мөфти сүзләренчә, шәһәрдә укыган балалар татар телен белми, шуңа күрә туган тел дип рус телен атый. «Кешегә үз теле, гореф-гадәтләре кирәкми икән, аңа милләте дә кирәкми. Ул, димәк, маңкортка әверелә. Бала көйсезләнә башласа, бишек яшеннән бирле телефон тоттырабыз. Ул аннан нәрсә карый, нинди тәрбия, мәдәният ала? Хәзер без бөтенебез чаң сугарга тиеш. Зыялыларыбыз үз сүзләрен әйтергә тиеш», - диде Гаяз хәзрәт Закиров.

Гаяз хәзрәт Закиров фикерен Габдулла Тукайның «Без сугышта юлбарыстан көчлебез, без тынычта аттан артык эшлибез» дигән сүзләре белән дәвам итте. «Бөтен авырлыкларда татарлар беренче сафта тора. Махсус хәрби операциянең дә беренче геройлары татарлар, ә татарга игътибар, ярдәм кирәк булса, ул мәсьәлә арткы планга күчә», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100