news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгород өлкәсе Красная Гор­ка мәчете имамының 30еллык эшчәнлеген билгеләп үткәннәр

11 ноябрь көнне Түбән Новгород өлкәсенең Красная Гор­ка мәчетендә зур аш табыны булып үтте. Ул мөхтәрәм имам, хаҗи Хәйдәр хәзрәт Рәхмәтуллинның 60 яшьлек юбилеена һәм 30 еллык рухи эшчәнлегенә багышланган иде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Хәйдәр Рәхмәтуллинны өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров котлады.

«Мәчет ачылганнан алып (2011 ел), Хәйдәр хәзрәт указлы имам буларак җирле дин кардәшләребезнең рухи ихтыяҗын канәгатьләндерү юлында ислам кануннары нигезендә намус белән хезмәт итә һәм шул фида­карь эшчәнлеге белән милләттәшләребез һәм өлкә Диния нәзарәте каршында дан-шөһрәт казан­ды», диелә котлау сүзләрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot