news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород өлкәсе Көрәш федерациясенә дәүләт аккредитациясе бирделәр

«Түбән Новгород өлкә Көрәш федерациясе (президенты Рөстәм Садыйков) Спорт министрлыгының дәүләт аккредитациясен алды. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә Түбән Новгород өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтариятенең сәхифәсендә хәбәр ителә.

Көрәшнең Татарстанда киң таралган әлеге төрен «классик» дип атыйлар. «Түбән Новгород Көрәш федерациясе Казандагы «Россия Көрәш федерациясе» (президент Җәүдәт Миңнеәхмәтов) юрисдикциясенә керә. Ул 2005 елда Бөтендөнья татар конгрессы инициативасы белән оештырыла.

Шулай ук билгеләп үтик, 2023 елда Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районында тагын бер төбәк федерациясе - «Түбән Новгород өлкәсе Көрәш федерациясе» (президенты Ирфан Шаипов) гамәлгә куелды. Хәзерге вакытта шулай ук Түбән Новгород өлкәсенең Спорт министрлыгында аккредитация процедурасы уза. Бу Федерация «Бөтенроссия билбаулы көрәш федерациясе» юрисдикциясенә керә (президенты Рушан Рамазанов). Федерация Мәскәүдә урнашкан һәм 2003 елда оештырылган.

«Түбән Новгород өлкәсе Көрәш федерациясенә уңышлар телибез!» - диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100