news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород өлкәсе “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы еллык эшкә йомгак ясады

Түбән Новгород өлкәсе “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы еллык эшкә йомгак ясады
https://tatar-congress.org/ru/

Түбән Новгород өлкәсе «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы йомгаклау утырышын уздырды. Анда актив ханымнар үткән елга йомгак ясап, агымдагысына планнарын билгеләде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта татарлар яшәгән Кызыл Октябрь, Сергач, Спас, Пильна районнары татар авылларыннан һәм Сечен районындагы бердәнбер татар авылы Кызыл Атаудан атмышка якын актив ханым катнашты.

Очрашуда булачак чаралар турында да сөйләштеләр. Мисал өчен, 3 мартта Уразавыл мәдәният йортында «НижгарСылу-2023» конкурсы узачак. Аның нигезләмәсе мәдәният һәм мәгариф бүлекләренә, мәктәпләргә юлланган. Хәзер катнашучы кызлардан заявкалар көтәләр, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100