news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород һәм Омск шәһәрләрендә «Корбан-фест» бәйрәме була

9 июльдә Түбән Новгородта һәм 12 июльдә Омскида «Корбан Фест» бәйрәме узачак. Проект Михаил Гуцериевның «САФМАР» хәйрия фонды һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең уртак хәйрия программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган.

Фестиваль кысаларында мәдәни программа тәкъдим ителәчәк. Балалар һәм өлкәннәр мастер-классларга һәм лекцияләргә йөри алачак. Фестивальнең иң кечкенә кунакларына интерактив мәйданда балалар тамашасы, конкурс була һәм бүләкләр таратыла.

Моннан тыш, бәйрәм уңаеннан фестиваль кунакларын пылау белән сыйларга җыеналар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100